«Камалышта калган шәһәрне онытмыйбыз»: хәтер кичәсе (12+)

27 гыйнвар көнне 14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре укучылар өчен «Камалышта калган шәһәрне онытмыйбыз» дигән хәтер кичәсе уздырды.

Ленинград
20220126_120406
20220127_134701
20220127_161022
20220126_120428

Ленинград камалышы – Бөек Ватан сугышының иң героик һәм фаҗигале битләренең берсе. Ул 1941-1945 нче еллар сугыш елъязмасының үзенчәлекле бер бите. Блокадалы тугыз йөз көн гаҗәеп батырлык, кешелеклелек һәм камалышта калган шәһәрдә сугышны каршы алганнарның түземлеге үрнәгенә әйләнде. Бу көнне балалар блокадалы Ленинград урамнары һәм фатирларына күчкәндәй булды. Алар өчен бу шәһәр халкының хатирәләре, көндәлекләре яңгырады. Аларның сөйләгәннәре совет кешеләренең шул елларны нинди авырлыклар белән кичерүен, аларның батырлыклары нәрсәдә булуын аңларга ярдәм итте. 

Балалар өчен кичә барышында Юрий Воронов һәм Ольга Берггольц шигырьләре яңгырады. Алар Ленинградта булган уникаль вакыйга – Дмитрий Шостаковичның 1942 елның 9 августында яңгыраган «Җиденче симфония»cе турында белде. 

Кичә азагында алар өчен «Уч төбендә ипи валчыгы» дигән китап-инсталляция тәкъдим ителде, катнашучыларның һәрберсе камалышта калган ленинградлыларга карточкалар буенча бирелгән 125 граммлы ипи кисәкләрен үз куллары белән тотып карый алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: